14 декабрь көнне башкалабызның Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында, халык театры коллективларының ХV Төбәкара «Идел йорт» фестивален йомгаклау кичәсе узды.

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

   14 декабрь көнне  башкалабызның   Кәрим Тинчурин  исемендәге  театр бинасында,   халык театры коллективларының ХV Төбәкара  «Идел йорт» фестивален  йомгаклау кичәсе  узды. Беренче өлешендә дипломант, лауреат һәм Гран Прига лаек булган коллективларны  бүләкләү тантанасы булды. 

Жюри рәисе сәнгать фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гали Арысланов, жюри әгьзалары Татарстан   һәм Башкорстан республикаларының халык артисткасы Гөлсем Исәнгулова,

РСФСРның халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре,театр сәнгате буенча баш белгеч Камил Саттаров,сценографист Сәйдәш Мөхәмәтшин, музыка белгече, халыкара фестивальләр лауреаты Эльвира Закировалар тарафыннан  Мансур Гыйләжевның «Яра» спектакле белән Теләче  район мәдәният йорты «Сердәш»  халык театры (режиссеры – Фирдәвес Нәгыймова) югары  бәяләнеп, Гран При - 1 000 000 сум премиягә лаек булды.

      Бүләкләнүләрдән соң, Төбәкләрдән килгән халык театры режиссерлары һәм Казан тамашачысы бер сулыш белән  шушы  драманы карап, көчле алкышларга күмде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International