Шул уңайдан Айдар мәдәният йортында әлеге датага багышланган чара булып узды. Бу көнне мәдәният йортына кергән һәр кеше һәм мәдәният йорты каршында эшләүче берләшләр төрле төрдәге чәйләрдән авыз иттеләр һәм чәй тарихы белән таныштылар. Әлеге фикерне мәдәният йорты Фаляхова Резедә уйлап тапты һәм кеше бары сыйфатлы чәйләр генә эчелүен теләп калды.
Китапханәче Сафина Фәния аның өенә барып үзенең изге теләкләрен җиткерде, тыныч хезмәт итеп туган якларга исән- сау кайтуын, ә әти-әнисенә сабырлык, улларының яхшы хезмәт итүен һәм һәрвакыт яхшы хәбәрләр килеп торуын теләде.
Безнең хатын-кызларыбыз — кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта өлгер, булдыклы алар. Урта Мишә авыл китапханәсендә “Оста кулда һөнәр бар”түгәрәге эшләп килә. Ул айга бер тапкыр үткәрелә. Чираттагы очрашу 15 декабрь көнне үтте. Асылда, без бер-беребездән өйрәнәбез, мәсәлән, кемдер бик оста бәйли, башкаларга ничек бәйлисен күрсәтеп бирә, нечкәлекләренә өйрәтә. Биредә һәркем үзе өчен яңалык таба.
Теләченең №2 балалар бакчасында экстремистлык һәм террорчылык профилактикасы буенча балалар,әти-әниләр һәм хезмәткәрләр белән төрле чаралар үткәрелә. Балалар белән төрле әңгәмәләр,конкурслар,уеннар һәм башка төрле эшчәнлек башкарыла.Әти-әниләр белән консультацияләр, гомуми һәм төркем җыелышларында бу теманы яктырткан әңгәмәләр үткәрелә,аларга махсус аңлатма язулары өләшенә.
Бүгенге көннәрдә генә бакча хезмәткәрләре белән «Экстремистлык һәм террорчылыкка юл юк!» исемле темага сөйләшүләр узды. Хезмәткәрләр террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы белемнәрен яңартылар.
15 декабрь көнне Казанда "Уникс" спорт һәм күңел ачу үзәгендә XV нче традицион "Татарстанның спорт өметләре " дип исемләнгән Яңа ел кичәсе булып үтте. Анда 2015 елда иң нәтиҗәле чыгыш ясаган спортчыларны һәм тренер-укытучыларны бүләкләделәр. Әлеге чарада катнашу өчен безнең районнан “Теләче” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Д.С.Гыйниятуллин,тренер-укытучы А.З.Сафин һәм төрле спорт төрләре буенча 10 спортчы тәкъдим ителде. Аларга Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел бәйрәмен тәкъдим иттеләр һәм яшь спортчыларга Яңа ел бүләкләре бирделәр.
Мәктәп укучылары китап кына алып калмыйлар, алар китапханәче апаларының уң куллары да. Менә бүген дә (15 нче декабрь көнне) укучылар стеллаждагы балалар китаплары фондын тәртипкә китерергә булышалар.
Балалар матбугат материалларын укып илдә бара торган хәлләр белән һәрдаим танышып торалар, яңа чыккан китапларны, музыкаль әсәрләрне өйрәнәләр, төрле мавыктыргыч уеннар уйныйлар, һәм әлбәттә инде дуслар да табалар. Шәтке авылы китапханәсендә 13 декабрь көнне балалар өчен " Журнал көне" үткәрелде. Бу көннең төп максаты балалларны китапханәгә килгән журналлар белән якыннанрак таныштыру булды. Кичәнең башында һәр журналга реклама ясалды, анкета тутырылды. Китапханәче балаларга журналларның ничек ясалышын сөйләде, "Сабантуй", "Салават күпере" журналлары турында презентация күрсәтелде.
15нче декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә Яктылык һәм яктылык технологияләренә багышланган “Безнең тормышта яктылык” темасына дәресләр үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары кеше тормышында яктылыкның әһәмияте турында фикер алыштылар, төрле сорауларга җавап таптылар. 5-9нчы сыйныф укучылары өчен “ Көндәлек тормышта энергияне ничек сакларга?” темасына класс сәгатьләре үткәрелде.
Безнең Олы Нырсы мәктәбеннән Хадиуллина А. Һәм Шайхутдинов Д. призерлар рәтенә керделәр. Аларны унышлары белән котлыйбыз!
Олы Мишә урта мәктәбе филиалы Абде төп гомуми белем бирү мәктәбендә Россия геройлары көне үтте. Бу чараны тарих фәне укытучысы Домолазова И.Ф. уздырды. Укучылар “ Россия геройларына-дан!” презентациясе белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичә ахырында һәр бала үз фикере белән уртаклашты.Шушындый чаралар аша укучыларыбызга патриотик тәрбия бирелә.