Китапханәдә балалар өчен чыга торган газета – журналлар, китапханәчегә бик зур ярдәмлек булып тора. Балалар матбугат материалларын укып илдә бара торган хәлләр белән һәрдаим танышып торалар, яңа чыккан китапларны, музыкаль әсәрләрне өйрәнәләр, төрле мавыктыргыч уеннар уйныйлар, һәм әлбәттә инде дуслар да табалар. Шәтке авылы китапханәсендә 13 декабрь көнне балалар өчен " Журнал көне" үткәрелде. Бу көннең төп максаты балалларны китапханәгә килгән журналлар белән якыннанрак таныштыру булды. Кичәнең башында һәр журналга реклама ясалды, анкета тутырылды. Китапханәче балаларга журналларның ничек ясалышын сөйләде, "Сабантуй", "Салават күпере" журналлары турында презентация күрсәтелде.