Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Безнең хатын-кызларыбыз — кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта өлгер, булдыклы алар. Урта Мишә авыл китапханәсендә “Оста кулда һөнәр бар”түгәрәге эшләп килә. Ул айга бер тапкыр үткәрелә. Чираттагы очрашу 15 декабрь көнне үтте. Асылда, без бер-беребездән өйрәнәбез, мәсәлән, кемдер бик оста бәйли, башкаларга ничек бәйлисен күрсәтеп бирә, нечкәлекләренә өйрәтә. Биредә һәркем үзе өчен яңалык таба.