"Татарстанның спорт өметләре "

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

15 декабрь   көнне  Казанда  "Уникс"  спорт һәм күңел ачу үзәгендә   XV  нче традицион  "Татарстанның спорт өметләре " дип исемләнгән  Яңа ел  кичәсе булып үтте. Анда  2015 елда иң нәтиҗәле чыгыш ясаган спортчыларны һәм тренер-укытучыларны  бүләкләделәр. Әлеге чарада катнашу өчен безнең районнан  “Теләче”  балалар  һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Д.С.Гыйниятуллин,тренер-укытучы А.З.Сафин  һәм төрле спорт төрләре буенча 10 спортчы тәкъдим ителде. Аларга Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел бәйрәмен тәкъдим иттеләр һәм яшь спортчыларга  Яңа ел бүләкләре бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International