15 нче декабрь көнне Олы Нырсы авылы егете Гатиятуллин Алберт армия сафларына хезмәт итәргә китте. Китапханәче Сафина Фәния аның өенә барып үзенең изге теләкләрен җиткерде, тыныч хезмәт итеп туган якларга исән- сау кайтуын, ә әти-әнисенә сабырлык, улларының яхшы хезмәт итүен һәм һәрвакыт яхшы хәбәрләр килеп торуын теләде.