15 нче декабрь Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Айдар мәдәният йортында әлеге датага багышланган чара булып узды. Бу көнне мәдәният йортына кергән һәр кеше һәм мәдәният йорты каршында эшләүче берләшләр төрле төрдәге чәйләрдән авыз иттеләр һәм чәй тарихы белән таныштылар. Әлеге фикерне мәдәният йорты Фаляхова Резедә уйлап тапты һәм кеше бары сыйфатлы чәйләр генә эчелүен теләп калды.