Шармыш авыл китапханәсендә үз кулларың белән эшләнгән китап конкурсы игълан ителде. Балалар бу эшкә бик теләп алындылар. Үзләре эшләгән китапларына алар шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр яздылар. Һәм әлбәттә, һәр биттә эчтәлеккә кагылышлы рәсемнәр урын алган.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “2015 ел - Әдәбият елы“ исемле стена газетасы чыгарылды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата буклет эшләнелде.
«Россия Федерациясендэ түләүсез юридик ярдэм күрсәтү турында 2011 нче елных 21 ноябреннэн № 324 –ФЗ Федераль Законны тормышка ашыру һэм Россия Эчке Эшлэр Министрлыгынын 2015 елнын 2 нче декабреннэн чыккан 1/9934 нче номерлы карары нигезендэ, кеше хокуклары коне һэм РФ Конституциясе коне унаеннан,14-18 декабрь коннәрендә, сәгать 10 – 12 кадәр Телэче районы полиция булегендә «Гражданнарга хокук ярдэме курсэту» атналыгы уткэрелэчэк.
Әлеге истәлекле дата РФ Дәүләт Думасы карары нигезендә 2007 елда билгеләнгән. Бу - шулай ук, Советлар Союзы геройларын да, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләү көне. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәчесе 3 дәрәҗә Хезмәт даны ордены, хезмәт ветераны Хаҗирә апа Садикова белән очрашып, аны 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләде, яңа газет-журналлар, китаплар белән таныштырды. Китапханәдә "Батырлык ул-рухи матурлык" исемле күргәзмә дә эшләп килә.
10 декабрьдә Максабаш авыл китапханәсендә балалар өчен “Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булыйк” дип исемлэнгэн шәфкатьлелек дәресе үткәрелде. Китапханәче Мингазова Лилия янәшәбездә авыру, хезмәткә яраклылыкны югалткан кешеләргә мәрхәмәтле, игътибарлы булырга, хәлләрен белеп, булышып торырга кирәклеген аңлатып үтте. Шәфкатьлелек дәресенең дәвамы физик мөмкинлекләре чикле булган иҗат кешеләренең тормыш һәм иҗат юллары белән таныштыру булды. “Сынмасын күнелегез” дип исемләнгән күргәзмәдә Фәнис Яруллин, Рәниф Шәриповның балалар өчен язылган китаплары урын алды. Аларның иҗатыннан шигырьләр, әкиятләр укылды. Бу язучыларның аянычлы тормышлары балаларның күңелләрендә озак сакланыр
11 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә районыбызның 26 яшькә кадәрге бер төркем яшьләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең социологик фәннәр кандидаты, якташыбыз Галиева Гүзәл Илгиз кызы белән очрашты. Ул яшьләр тирәлеге торышының заманга яраклы рәвештә үзгәрүен өйрәнү максатында “Татар халкының гореф-гадәтләрен саклау темасына” сораштыру уздырды. Җанлы әңгәмә чәй өстәле артында барды.
11 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Иҗтимагый педагогик технологияләр һәм ресурслар институты базасында «Диалог культур в современном образовательном пространстве» темасына мәдәни-белем бирү проекты үткәрелде.
11 - декабрь көнне безнең Югары Кибәхуҗа балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итеп , ”Светафор иленә сәяхәт" дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү. Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла. Дәресне карарга әйдәп баручы белгеч Закиров Д.Р. килгән иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртеп,видеороликлар күрсәтте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.
2015 елның 9 нчы декабрь көнне илебездә Каһарманнар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Казан шәһәрендә, Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле М.В.Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов катнашында бәйрәм чарасы уздырылды. Бу чарада Үзәк авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова катнашты.
Алар Казан Кремелендә,Фатих Кәримгә мемориаль такта ачу тантанасында булып, Казан шәһәре буйлап сәяхәт кылдылар. Җиңү паркында мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
11 нче декабрда мәгариф бүлегендә Теләче районы прокуроры Сунгатуллин Рим Фаргатович, полиция бүлеге җитәкчесе Хайрутдинов Айдар Фоатович, МЧС бүлеге җитәкчесе Хакимуллин Ленар Мулланурович һәм Тимерханов Ленар Марселевич катнашында мәктәп директорлары белән киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар каралды: Яна ел бәйрәмнәре һәм балаларның кышкы яллары вакытында антитеррористик һәм янгын чыгу куркынычсызлыгына каршы эшләрен оештыру.
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча Олы Нырсы мәктәбе директоры Чернов Петр Алексанрович һәм Иске Җөри мәктәбе директоры Мубаракшин Рафис Хамитович чыгыш ясады.