9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Ул Россиядә билгеләнеп үтүче мөһим бәйрәм. Әлеге истәлекле дата РФ Дәүләт Думасы карары нигезендә 2007 елда билгеләнгән. Бу - шулай ук, Советлар Союзы геройларын да, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләү көне. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәчесе 3 дәрәҗә Хезмәт даны ордены, хезмәт ветераны Хаҗирә апа Садикова белән очрашып, аны 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләде, яңа газет-журналлар, китаплар белән таныштырды. Китапханәдә "Батырлык ул-рухи матурлык" исемле күргәзмә дә эшләп килә.