ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

      10 нчы декабрь көнне Үзәк гомум белем бирү мәктәбендә педагог-организаторлар белән берлектә “Мин һәм балалар оешмасы ” диеп исемләнгән семинар булып узды. Бу семинар интерактив уен рәвешендә барды.

      2015 елның  10 декабрендә Олы Мишә урта мәктәбендә “Башлангыч мәктәптә белем бирүдә укытуның актив формаларын һәм методларын куллану”дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үткәрелде. Олы Мишә урта мәктәбе укытучысы Гиниятуллина Нурсанә Мөхәррәм кызы 1 сыйныфта Әйләнә – тирә дөнья фәненнән “Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә?” темасына, Урта Мишә башлангыч мәктәбе укытучысы Мингазова Диләрә Нәҗип кызы 4 сыйныфта рус теленнән  “Написание букв Е –Ё – О после шипящих и Ц” темасына ачык дәресләр бирделәр. Башлангыч сыйныф укытучысы Каримова Гөлзилә Габделәхәт кызы тарафыннан әзерләнгән “Без – эзтабарлар” темасына сыйныфтан тыш ачык чара күрсәтелде.

       Олы Мишә урта мәктәбе укытучысы Исмагилова Рузия Газизҗан кызы  “Башлангыч мәктәптә белем бирүдә укытуның актив формаларын һәм методларын куллану”дигән темага доклад ясады. Башлангыч сыйныфларны укыту буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулла кызы тарафыннан 4 сыйныфларда үткәрелгән район олимпиадаларына нәтиҗә ясалды, ел ахырында үткәреләчәк  Бөтенроссия тикшерү эшләре белән таныштырылды.

Олимпиаданың теоретик өлеше Теләче мәктәбендә узды, ә практик өлешен укучылар “Батыр” спорт комлексында  башкардылар.

Бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 9 һәм 11 сыйныф укучылары математикадан тест эшләделәр. 9 сыйныфта тест эшләре алгебра модуле буенча, 11 сыйныфта профиль һәм база төрләренә бүленеп үтте. Укучылар беренче дүрт мисал прототиплары чиштеләр. Чыгарылыш сыйныфлар өчен бу тест үзләрен тикшереп карау өчен бик зур мөмкинлек

9 декабрь көнне Әбде авыл китапхаәсендә Ватан геройлары көненә багышланган мәгълүмат сәгате уздырылды. Әлеге чарада балалар бәйрәмнең килеп чыгуы, геройларның бүләкләре, төрле чор геройлары, аларның батырлыклары турында белделәр. Балаларга Советлар Союзы герое А.К.Ксенофонтов турында презентация кәрсәтелде. Ахырдан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.

10 декабрь көнне спорт мәктәбе тренеры Залялиев Фәнис  милли көрәш буенча ачык дәрес күрсәтте. Чарада спорт мәктәбе директоры ГиниятуллинД.С.,директор урынбасары Закиева А.А., спорт мәктәбе тренерлары катнашты.Дәрестә Фәнис  күңегүләр һәм көрәш алымнарын күрсәтте. Соңыннан дәрескә   анализ бирелде.

Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә 10 декабрь көнне “Халкыбызның күңел бизәкләре”  дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә чиккән сөлгеләр, мендәр тышлары, ашъяулыклар, тәрәзә пәрдәләре һәм бик күп башка төр чиккән әйберләр куелды. Чиккән әйберләр авыл апалары тарафыннан китапханәгә бүләк ителгән иде.

Баландыш авыл китапханәсендә, мәдәният хезмәткәре белән берлектә, инвалидлар декадасы кысаларында авыл яшьләре белән “Ачы язмышлылар” дип исемләнгән  тугәрәк өстәл уздырылды.  “Яралы язмышлы” язучыбыз Ф.Яруллин турында презентация күрсәтелде. Бу тәрбия сәгатендә яшьләребез яшәүнең мәгънәсен, тормышның ямен  белергә өйрәнделәр.

 10 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары семинары узды. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучылары Мингазова Д. Н. Һәм Гиниятуллина Н. М ачык дәрес күрсәттеләр.4 нче сыйныфта үткәрелгән рус теле, 1 сыйныф укучылары катнашында узган әйләнә- тирә дөнья дәресе килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.Каримова Г.Г. җитәкчелегендә үткән” Без-эзтабарлар” музыкаль–чара семинарга ямь өстәде.Район мәгариф бүлеге методисты Закирова С.Г җитәкчелегендәге бер төркем укытучылар дәресләргә анализ ясадылар, олимпиада нәтиҗәләре турында киңәштеләр.

   9нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә” Без коррупциягә каршы “ исемле чара узды. Бу чарада районыбыз вәкилләре катнашты. Мероприятиедә укучылар үзләренең киләчәге гадел, коррупциясез булырга тиеш дип пропагандаладылар. Илебезнең  киләчәге- безнең кулларда дип чыгыш ясадылар. Җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Газизуллин Радик Анварович коррупциягә төшенчә бирде, презентация күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International