2015 елның 10 декабрендә Олы Мишә урта мәктәбендә “Башлангыч мәктәптә белем бирүдә укытуның актив формаларын һәм методларын куллану”дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үткәрелде. Олы Мишә урта мәктәбе укытучысы Гиниятуллина Нурсанә Мөхәррәм кызы 1 сыйныфта Әйләнә – тирә дөнья фәненнән “Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә?” темасына, Урта Мишә башлангыч мәктәбе укытучысы Мингазова Диләрә Нәҗип кызы 4 сыйныфта рус теленнән “Написание букв Е –Ё – О после шипящих и Ц” темасына ачык дәресләр бирделәр. Башлангыч сыйныф укытучысы Каримова Гөлзилә Габделәхәт кызы тарафыннан әзерләнгән “Без – эзтабарлар” темасына сыйныфтан тыш ачык чара күрсәтелде.
Олы Мишә урта мәктәбе укытучысы Исмагилова Рузия Газизҗан кызы “Башлангыч мәктәптә белем бирүдә укытуның актив формаларын һәм методларын куллану”дигән темага доклад ясады. Башлангыч сыйныфларны укыту буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулла кызы тарафыннан 4 сыйныфларда үткәрелгән район олимпиадаларына нәтиҗә ясалды, ел ахырында үткәреләчәк Бөтенроссия тикшерү эшләре белән таныштырылды.