9 декабрь көнне 7-8,9-11 сыйныф укучылары арасында Рәсәйкүләм олимпиада кысаларында физик тәрбия фәне буенча муниципаль этап узды. Олимпиаданың теоретик өлеше Теләче мәктәбендә узды, ә практик өлешен укучылар “Батыр” спорт комлексында башкардылар.
Олимпиадада районның барлыгы 13 мәктәбе катнашты.