8 декабрь көнне Алан авыл китапханәчесе инвалидлар декадасы уңаеннан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләрендә булды. Илдә, көндә булган яңалыклар, яңа кайткан китаплар, газета журналлар белән таныштырды.
Инвалидлар декадасы уӊаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә тумыштан инвалид Шакурова Миләүшәнеӊ кул эшләреннән «Мин тормышка гашыйк» исемле күргәзмә куелды. Кургәзмәгә укучылар белән күзәту үткәрелде.
Дорогие земляки!
Поздравляю вас с одним из главных государственных праздников нашей страны - Днем Конституции Российской Федерации!
Конституция во все времена была олицетворением развитой государственности, гражданственности, демократических прав и свобод человека. Конституция отражает весь опыт и достижения России, накопленные за многие столетия истории, определяет стратегию дальнейшего развития страны.
14 декабря 2015 года с 12.00 до 20.00 часов, в соответствии с поручением Президента Российской Федерации, в органах государственной власти и местного самоуправления проводится Общероссийский день приёма граждан.
9 декабрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы узды. Теләче районыннан ике укучы катнашты: Олы Нырсы урта мәктәбеннән Семенов Д.Н Һәм Алан урта мәктәбеннән Гатауллин Л.. Паспортларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Председателе Фарид Мухаметшин тапшырды. Бу көнне балаларга һәм аларның әти-әниләренә Дәүләт Советы буенча экскурсия оештырылды. Тантанада Татарстан Республикасы федераль миграция хезмәте җитәкчесе Артем Кузнецов, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима һәм шулай ук Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Балалар күңелле итеп тау шудылар, күңелле уеннар уйнадылар. Соңыннан учакта кайнаган чәй эчеп, конфет-прәннек белән сыйланып өйләренә таралыштылар.
Яу кырында безнең киләчәгебезнең иминлеге өчен үзләрен аямаган каһарманнарны искә алу белән беррәттән, тыныч тормышта да батырлыклар кылган ватандашларыбызны истә тоту, аларны олылау безнең бурыч. Чөнки батырлык эшләргә һәркем дә сәләтле түгел. Аның өчен батыр йөрәкле булып туарга кирәктер мөгаен. Батырларыбызга мәҗгелек дан!
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 9-11 декабрь көннәрендә информатикадан 8-11 классларда "Код сәгате-2015" үтте. Бу дәрестә укучылар кызыклы видеороликлар карадылар, тренажерда программалар төзеделәр. Укучыларга дәрес бик ошады.
9 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина борынгы йолаларны, гореф – гадәтләрне балаларга тапшыру максатыннан Олы Кибәхуҗа “Шатлык” балалар бакчасында “Каурый өмәсе” үткәрде. Бәйрәм милли уеннар, җырлар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Алар әлеге бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
3 декабрь көнне Алан авыл китапханәсендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан “Мәрхәмәтле булыйк кешеләр” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәгә вакытлы матбугатта чыккан гыйбрәтле язмалар куелды һәм балаларга кычкырып укылды.