ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Үзләренең эш тәжрибәләре белән уртаклашу һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү  буенча эшне камилләштерү өчен, 3нче балалар бакчасында ел саен ачык шөгыльләр уздырыла. Шөгыльләрне карарга ГКУ “Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ”ның әйдәп баручы специалисты Закиров Д.Р. килгән иде.Ул  балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә,автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.

Үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан бүген 10.12.2015 көнне безнең баллалар бакчасында махсус янгынга каршы эвакуация булып узды . Эвакуациядә янгынга каршы көрәшү инспекторлары катнашты.  Алар балалар бакчасында эшләүчеләрнең янгынга каршы практик белемнәрен яхшы дип санадылар.
Ахырдан балаларга янгынга каршы көрәш  инспекторлары, янгын чыккан очракта үзләрен ничек тотарга, аны булдырмау өчен ни эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр, телефон номерларын кабатлап үттеләр. Янгын чыгу очракларының сәбәпләрен анлату; ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне ныгыту; янгын вакытында үзенне ничек тотарга кирәклеген өйрәтү, балалар бакчасында даими рәвештә узып тора. Вакытлар үтү белән янгын куркынычсызлыгы турында белгәннәре балаларның хәтерендә бәлки калмас та, ә менә янгын сүндерүчеләргә ышану, 01-112 телефоны хәтерләренә гомергә сеңеп калыр.

Әлеге чараның максаты  - әсәргә анализ ясау, балаларның китап укуларын камилләштерү, әдәби укуга кызыксыну уяту. Чара барышында Н.Н.Носов китапларыннан төзелгән күргәзмә, презентация һәм башка әсбаплар кулланылды. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр. Белмәмеш биргән сорауларга балалар төгәл җаваплар бирделәр, үзләре өчен дә күп мәгълүматлар алдылар, ахырда әкият геройлары буенча рәсемнәр ясадылар. Чара ахырында һәр балага бүләкләр тапшырылды.

Аларга бу мавыктыргыч очрашу бик ошады.Әкият сөйләүче Әлфия апаларына кушылып алар да үзләренең белгән әкиятләрен сөйләделәр.Киләчәктә дә шундый очрашулар көтеп калуларын әйттеләр.

Ул бугенге коненнэн бик канэгать булуын эйтте. Янында тормыш терэклэре  улы хэм килене тэрбиясендэ бэхетле картлык кичерэ.

Бу кичәдә егетләрнең әти-әниләре, дуслары, туганнары да катнаштылар. Алар егетләргә үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләделәр.

 

Татар поэзиясе классигы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Хәсән Туфаннның тууына 115 ел һәм Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәгъдиевның тууына 85 ел тулу уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсендә олуг әдипләребезнең китапларыннан төзелгән күргәзмә оештырылды.

Соңгы елларда мәдәният йортлары,   әби-бабаларыбызның күркәм традицияләрен яңадан торгызып, аларны үсеп килүче яшь буынга тапшыралар.Бүген безгә Казаклар авылы  библиотекаре Рахматуллина  Альбина кунакка менде. Ул балалар белән татар халкының борынгы ядкәре булган "каз каурые сызыру" күренешен күрсәтте. Бөтенебез дә милли киемнәрдән  өмәгә җыелдык.

Рәсем бүлегенә йөрүче балалар бу конкурста актив катнаштылар. Балалар белән инде бәйрәмгә кадәр үк аңлатма сөйләшү сәгатьләре булган иде. Алар геройлар көненең тарихы турында тулырак белеп хәзерге һәм куп еллар элек булган геройларның батырлыклары турында сөйләштеләр. Җанлы әңгәмәдән соң балалар үзләренең  уй кичерешләрен рәсемнәргә тошереп булган сәләтләрен яңарттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International