Әлеге дата 2004 елдан башлап, Берләшкән Милләтләр оешмасы башлангычы белән үткәрелә. Шушы дата уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә тематик сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, гомуммәктәп линейкалары үткәрелде.
Иң күп балларны Игенче хуҗалыгы – 129,5, Алан хуҗалыгы – 127,5, Нирус хуҗалыгы – 95, Агролак хуҗалыгы – 88,5 балл җыйдылар. Бу хуҗалыкларның җыйган баллары 1 категориягә туры килә. Иң әз балл җыйган хуҗалыклар Теләчеарохимсервис ЯХ, Әбде һәм Тукаш хуҗалыклары. Бу хуҗалыкларның баллары 3 категориягә генә туры килә.
Барлык район хужалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр. Бугенге кондэ, район буенча техника ремонты: тракторлар-44%, чэчкечлэр-51%, культиваторлар-46% хэм тырмалар-93% тэшкил итэ. ООО «Агролак» хэм ООО «Игенче» хужалыклары тырма, тагылма агрегатларын хэм культиваторларны, ООО «Тукаш», ООО «Нирус» хужалыклары тырма хэм тагылма агрегатларын, хэм шулай ук ООО «Алан» хужалыгы тырма, тагылма агрегатларын хэм чэчкечлэрне 100% ремонтлап бетерделэр.
Бу уңайдан Казан шәһәрендә, Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле М.В.Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов катнашында бәйрәм чарасы уздырылды. Бу чарада Үзәк авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова катнашты.
Балалар күңелле итеп тау шудылар,күңелле уеннар уйнадылар. Соңыннан учакта кайнаган чәй эчеп, конфет-прәннек белән сыйланып өйләренә таралыштылар.
3-4 декабрь көннәрендә “Балачак” курчак театр-студиясе “Дорофей маҗаралары” спектакле белән Иске Җөри һәм Баландыш авыл мәдәният йортларында яшь тамашачылар белән очраштылар.
8 нче декабрь көнне мәктәптә 8-11 нче сыйныфларда “Код сәгате” россиякүләм акциясе кысаларында һәм Россиядә информатика көне уңаеннан , онлайн – тренажерлар кулланып ,кызыклы гамәли биремнәр белән информатикадан тематик дәресләр үтте. Дәресләр яшьләрдә информатиканы, программалаштыруны өйрәнүдә кызыксындыру формалаштыруга юнәлдерелде.Дәресләрне информатика укытучысы Гаязова Л.Р. үткәрде.
Олы Мишә урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары “Детская Волна Мира” акциясендә катнаштылар. Акциядә катнашу өчен укучылар тынычлык эмблемасын тәкъдим иттеләр. Шулай ук дөньяда тынычлык булсын өчен үзләренең теләк-фикерләрен инглиз телендә открыткага яздылар. Укучыларыбызга алга таба да иҗади уңышлар телибез.
9 нчы декабрь көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Книги и спорт – движение вперед!” дигән темага китаплар уку һәм алар буенча фикер алышу үткәрелде. Әлеге чараның максаты, бүгенге көндә бик актуаль булган физик культура һәм спортка карата укучыларда уңай мөнәсәбәт формалаштыру иде. Безнең хезмәткәрләр балаларны китапханәдә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында булган мәгълүмат чыганаклары белән таныштырдылар.
Балаларның һәм яшүсмерләрнең регуляр рәвештә файдалы әдәбият укуы һәм көндәлек режимны саклавы, аларның сәламәтлекләрен ныгытырга һәм яхшыртырга ярдәм итәр, шулай ук уку һәм тәрбия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырыр дип ышанабыз.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә һәр атнаның чәршәмбе көнендә "Заман, вакыйгалар, кешеләр" дип исемләнгән информацион иртәләр үткәрелә. Чараны дежур укытучылар һәм укучылар үткәрә.Балалар иртәсендә дөньякүләм яңалыклар, илебез вакыйгалары чагылыш таба. Иртәгә әзерләнгәндә укучылар көндәлек матбугатка мөрәҗәгать итәләр, телевизордан "Яңалыклар" тапшырулары карыйлар, интернет битләрен актаралар, танып- белүләре үсә.