Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре тарафыннан хуҗалыкларның игенчелек тармагын алып бару эшенә анализ ясалды һәм баллар чыгарылды.

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре тарафыннан хуҗалыкларның игенчелек тармагын алып бару эшенә анализ ясалды һәм баллар чыгарылды. Иң күп балларны Игенче хуҗалыгы – 129,5, Алан хуҗалыгы – 127,5, Нирус хуҗалыгы – 95, Агролак хуҗалыгы – 88,5 балл җыйдылар. Бу хуҗалыкларның җыйган баллары 1 категориягә туры килә. Иң әз балл җыйган хуҗалыклар Теләчеарохимсервис ЯХ, Әбде һәм Тукаш хуҗалыклары. Бу хуҗалыкларның баллары 3 категориягә генә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International