Һәр ел саен декабрь аеның беренче ункөнлеге инвалидлар декадасы буларак билгеләнеп үтелә. Шушы уңайдан Күкчә авылы китапханәсендә “Игелек кылыйк җиһанга” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнеп куелды.
5 декабрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дигән фестиваль булып узды. Фестивальдә гаилә, курай, "Ак калфак" җыр - бию ансамбльләре чыгыш ясадылар. Сәхнәдә "Кичке уен" күрсәтелде. Фестиваль авыл халкына бик ошады.
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган республика иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Лаеклы бүләкләрне укучылар, студентлар һәм журналистлар алды. Бу көнне «Коррупция: журналист карашы» журналистлар конкурсына да нәтиҗәләр чыгарылды. Җиңүчеләр арасында “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгеннән Рәфилә Шәмсетдинова да бар, Рәфиләне ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Алексеевич Фомин тәбрикләде. Чын күңелдән котлыйбыз, Рәфилә, яңадан-яңа уңышлар сиңа!
70 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Золкарнаев Артур – 1, 75 кг. – Гиниятуллин Ильдар – 1, 100 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Галләмов Муса – 1 урынны яулады.
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы ФГОС буенча база мәйданчыгы санала. Бердәм дәүләт стандартлары кертелү белән,безнең балалар бакчасына ЛЕГО – конструкторлар кайтарылды . Конструкторлар группаларда һәрчак булган, ләкин аларны вак моториканы үстерү буенча кулланганнар. ФГОС керү белән әлеге таләпләр үзгәрде. Шул максатлардан, база мәйданчыкларындагы педагоглар катнашында, 23 ноябрьдән 5 декабрь аралыгында Казан педагогик көллиятендә “Конструкция һәм робот техниканың нигезләре” дигән темага курслар узды. Безнең балалар бакчасыннан укуларда тәрбияче Мухаметзянова М.Е булып кайтты. Биредә 10 көн дәвамында балаларның танып-белү үсешен кызыклы итеп оештыру, мәгълүмат агымында баланың ориентлашуы буенча белемнәрен күтәрү өстендә эш алып барылды.
Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемендәге балалар ЛЕГО-конструкторлар белән бик кызыксыналар, алар төрле корылмалар, техникалар төзиләр. Шуның белән әйләнә-тирә турында яңа мәгълүм алалар.
Районыбыз хуҗалыклары да Казан шәһәренең К.Тинчурин урамында урнашкан мәйданда ярминкәләрдә актив катнашып бара. Ярминкәләрдә актив катнашкан хуҗалыклар Нирус, Игенче, Алан, Агролак, Сэт иле-Телэче филиалы, ИП Сабирзянов Н., авыл җирлекләре.
Күп кенә хуҗалыкларда тырма ремонты тәмамланган, ел ахырына культиватор һәм чәчкеч ремонтын тәмамларга планлаштыралар. Кай бер хуҗалыклар инде трактор, азык әзерләү һәм урып җыю комбайннары ремонтына тотындылар. Ремонт эшләре Агролак, Тукаш, Алан, Нирус, Игенче хуҗалыкларында оешкан төстә, актив алып барыла.
Без, Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Г. һәм клуб мөдире Сагдиева Ф. инвалидлар декадасы уңаеннан 8 декабрь көнне авылдашыбыз, 2 группа инвалид Сафиуллина Люциянең хәлен белергә өенә бардык. Аңа исәнлек-саулык теләп, күчтәнәчләр бирдек. Яңа китап-журналлар белән таныштырдык.
Һәр елны Максабаш башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе укучылары олимпиадаларда һәм конкурсларда бик теләп катнашалар. Быелгы уку елында да укучыларыбыз Учи.ру – онлайн платформасы оештырган “Плюс” олимпиадасында катнаштылар. 8 укучы математикадан көчләрен сынадылар. Олимпиада онлайн тестлар рәвешендә үткәрелде. Укучыларыбызга җиңүләр теләп калабыз!
Һәр елны Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары олимпиадаларда һәм конкурсларда бик теләп катнашалар. Быелгы уку елында да укучыларыбыз “Умка” дистанцион конкурсында катнаштылар. 9 укучы математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья һәм русская литературадан көчләрен сынадылар. Җинүчеләрне котлыйбыз! Аларга алга таба да зур унышлар телибез.