9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган республика иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Лаеклы бүләкләрне укучылар, студентлар һәм журналистлар алды. Бу көнне «Коррупция: журналист карашы» журналистлар конкурсына да нәтиҗәләр чыгарылды. Җиңүчеләр арасында “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгеннән Рәфилә Шәмсетдинова да бар, Рәфиләне ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Алексеевич Фомин тәбрикләде. Чын күңелдән котлыйбыз, Рәфилә, яңадан-яңа уңышлар сиңа!