ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

7 декабрь көнне инвалидлар  декадасы  уӊаеннан  Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. Иске Җөри авылында Гильмутдинова Э. гаиләсенә тәрбиягә алынган балалар янында кунакта булды. Әлеге гаиләдә тәрбияләнүче балаларны сөендереп китаплар, күчтәнәчләр алып барды.

Әңгәмәдә инвалидларның, мөмкинлеге чикләнгәннәрнең көнкүрешләре, аларның җәмгыятьтә тоткан урыннары, аларга булган игътибар, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү турында сөйләнде. Шулай ук мөмкинлекләре чикле булган язучылар Ф. Яруллин, Р. Шәриповларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштылар.

5 декабрьдә Әбде авыл мәдәният йортында «Наши мамы лучшие на свете» исеме астында әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмдә тамашачылар да тик кенә утырмадылар: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле булды һәм чәй эчү, халык җырлары һәм биюләре белән дәвам итте.

6 декабрь  көнне Олы Нырсы мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р.М. һәм китапханәче Сафина Ф.Ф. инвалидлар декадасы уңаеннан, тумыштан инвалид Багманова Л.Р.ның өендә булдылар. Багмановларга яңа кайткан балалар китаплары тәкъдим ителде, күчтәнәчләр тапшырылды.

  Теләче 2нче номерлы  балалар бакчасында “Бакчада ике теллелекне өйрәтү буенча эшчәнлек”  темасына  КВН уены формасында оештырылган педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмә барышында төп теманы яктырткан  Ярмиева З.М. һәм Юсупова Г.Ф. чыгышлары тыңланды. Һәрбер тәрбияче УМК га нигезләнеп  ясаган дидактик уеннарын тәгъдим итте. Киңәшмә барышында теоретик һәм практик эшчәнлек  УМК белән эшләүгә бәйле уеннар белән үрелеп барылды һәм педагогларга балаларны ике теллелекне өйрәтү буенча булган белемнәрен тагында киңәйтергә мөмкинлек бирде.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Яхшылык җирдә ятмый”дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйрәмебез кунаклары чәй табыны артында күңелле әңгәмәләр кордылар. Инвалидларның кул эшләреннән әзерләнгән “Куллар тудырган могҗиза” дип исемләнгән күргәзмә белән һәм яңа кайткан китаплар белән  таныштылар. Бәйрәм ахырында аларга бүләкләр тапшырылды. Бүгенге очрашудан алар бик канәгать калдылар.

Теләче районы спорт мәктәбе тренеры Киямов Айрат укучылары да катнашты.

Ярышлар нәтиҗәсе:

Теләче мәктәбеннән Ершов Андрей(55 кг)-1 урында

                                   Якупов Ильдан(70 кг)-2 урында

                                    Котдусов Айнур(45 кг)-3 урында

 

Алан мәктәбеннән  Хабирова Гульфина(55 кг) -3 урында

 Урта Мишә авыл китапханәсе 1 декабрьдән китап сөючеләрне мавыктыргыч  “Китапханәдә – китаплар әйләнеше” (Буккроссинг) акциясендә катнашырга чакыра. Буккроссинг  «укыдыңмы, башкаларга да бир» дигән принципка нигезләнгән. Шәхси китапханәгездә үзегезгә кирәк булмаган китапларыгызны китапханәгә бүләк итә һәм бирегә килгән китапларны үзегезгә алып китә аласыз. Әгәр дә укылган һәм тик ята торган китапларыгыз булса китапханәгә алып килегез. Шулай итеп сезнең китаплар укучыдан укучыга сәяхәткә чыга. Без Сезне әлеге акциядә катнашу өчен, көтеп калабыз.

Олы Мишә урта мәктәбендә 1-10нчы декабрьгә кадәр “ Игелекләр кыл!” акциясе бара.Бу акция нигезендә физик кимчелекләре булган укучылар белән төрле чаралар оештырабыз. ”Йөрәктән-йөрәккә” исеме астында сыйныф сәгате , “ Без көчле рухта” исемле күңелле стартлар үтте. Укучы-ларыбыз район күләмендә уздырылган күңелле чараларда да актив кат-наштылар.Бу ункөнлектә мәктәбебез укучылары бары  яхшылыклар  гына  эшләргә тырыштылар.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Олы Мәтәскә авылыннан Каримуллин Динар( тренеры Әскәров Венер) да катнашып,68 кг үлчәү авырлыгында 1 урын яулап алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International