7 декабрь көнне Субаш авыл китапханәсендә "Инвалидлар атналыгы" уңаеннан, балалар белән "Язмышларны булмый үзгәртеп" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

7 декабрь көнне Субаш  авыл китапханәсендә "Инвалидлар атналыгы" уңаеннан,  балалар  белән "Язмышларны булмый үзгәртеп" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә инвалидларның, мөмкинлеге чикләнгәннәрнең көнкүрешләре, аларның җәмгыятьтә тоткан урыннары, аларга булган игътибар, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү турында сөйләнде. Шулай ук мөмкинлекләре чикле булган язучылар Ф. Яруллин, Р. Шәриповларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштылар. Балалар үзләре дә, Ф.Яруллинның кызыклы шигырьләрен  өйрәнеп килгәннәр иде. Аларга багышлап күргәзмә ясалып куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International