Урта Мишә авыл китапханәсе 1 декабрьдән китап сөючеләрне мавыктыргыч “Китапханәдә – китаплар әйләнеше” (Буккроссинг) акциясендә катнашырга чакыра. Буккроссинг «укыдыңмы, башкаларга да бир» дигән принципка нигезләнгән. Шәхси китапханәгездә үзегезгә кирәк булмаган китапларыгызны китапханәгә бүләк итә һәм бирегә килгән китапларны үзегезгә алып китә аласыз. Әгәр дә укылган һәм тик ята торган китапларыгыз булса китапханәгә алып килегез. Шулай итеп сезнең китаплар укучыдан укучыга сәяхәткә чыга. Без Сезне әлеге акциядә катнашу өчен, көтеп калабыз.