Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында “Бакчада ике теллелекне өйрәтү буенча эшчәнлек” темасына КВН уены формасында оештырылган педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмә барышында төп теманы яктырткан Ярмиева З.М. һәм Юсупова Г.Ф. чыгышлары тыңланды. Һәрбер тәрбияче УМК га нигезләнеп ясаган дидактик уеннарын тәгъдим итте. Киңәшмә барышында теоретик һәм практик эшчәнлек УМК белән эшләүгә бәйле уеннар белән үрелеп барылды һәм педагогларга балаларны ике теллелекне өйрәтү буенча булган белемнәрен тагында киңәйтергә мөмкинлек бирде.