ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бу атнада  белемнәрен арттырырга ТИПКА га 7-11 декабрь көннәренә агрономнар, 8-11 декабрь көннәренә хуҗалык җитәкчеләре; Казан дәүләт аграр университеты базасында 7-11 декабрь көннәренә инженерлар  укуга җибәрелде. Белгечләрнең белемен арттыруда актив эш алып баручы “Сэт иле”-“Теләче” филиалы, Игенче, Алан, Нирус хуҗалыклары.

   4нче декабрь көнне Баландыш мәдәният йортында Югары Кибәхуҗа мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Балачак” курчак театрының “Дорофей маҗаралары” дигән спектакле күрсәтелде.  Спектакль залга җыелган балаларга һәм аларның әниләренә бик ошады. Ахырдан  курчаклар белән фотосессия уздырылды.

Инвалид балаларны конкурсларда катнаштыру, аларга шефлык итү, бәйрәм кичәләренә чакыру Балар иҗат үзәгенең планына кертелгән. Ел дәвамында өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния  Габдулхак кызы Якупов Айрат өчен "Тылсым иле” тугәрәге уздыра. Айрат әхлак һәм әдәплелек тәртипләре белән генә танышып калмыйча, һәр бәйрәмгә бисердән бүләкләр ясау белән мәшгуль.

Олы Тиләҗе авылында 2 мөмкинлеге чикләнгэн бала бар: Саетов Алмаз һәм Хайруллина Зәлинә. Аларга бәйрәм пакетлары  тапшырылды. Балалар очрашудан  канәгать калдылар.

5 декабрь көнне Субаш авылы клубы каршында эшләп килүче үзэшчән сәнгать коллективы, Балык Бистәсе Алан-Полян авылы мәдәният йортында «Бердәмлектә көч!» дип исемләнгән концерт программасы белән уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Тамашачы катнашучыларны бик җылы кабул иттеләр, алкышларга күмделәр.

   Инвалидлар декадасы айлыгы барышында 4 декабарь көнне Айдар мәдәният йортында "Күңел кылларына кагылсаң" дип аталган чарада физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр мәдәният йортыбызга чакырылган кунаклар арасында беренчеләр иде. Инвалидларның тормыш-көнкүрешен, хокукларын, аларны социаль яклау мәсьәләләрен кайгырту йөзеннән алар өчен чәй табыны һәм күңелле чыгышлар әзерләнде, үзләре дә сәләтләрен күрсәттеләр күңел ачтылар. Тирә- юньнән  килгән игътибарлылыкны аларның шатлыклыкы күзләре үк әйтеп торалар иде.

 

    3 декабрьдә  Балалар оешмасының район слёты булды. Слетта “Татарстан варислары берлеге” уставы расланды, РСДО  СНТ юнәлешләре буенча фикерләр алышынды, республика күләмендә узачак слетка делегатлар сайланды. Теләче районы балалар оешмасы советы председателенең ярдәмчесе итеп  безнең мәктәптән Шакирова А. Р. сайланды. Ул Республика күләмендә узачак балалар оешмасы слётына делегат булып барачак.

Мәктәбебездә математика атналыгы дәвам итә. Кичә 8-10 сыйныф укучылары арасында  математик КВН булды. Анда  “Бөек  математиклар” һәм “Архимед”командалары көч  сынашты. КВН да сорауларга җавап , ребуслар

 чишү , әкият төзү, сүздән яңа сүзләр  ясау  кебек  ярышлар  оештырылды. Ярышта  “Бөек математиклар командасы җиңүче булды. Укучыларга  уңышлар телибез !

Аны «ТатарТеле. ИНФО» порталы оештырды. Олимпиада онлайн тестлар рәвешендә үткәрелде.  Перибийнос А, Побединский Д.  сертификат һәм дипломга  ия булдылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International