2015 елнын 11 аена, крестьян-фермер хужалыкларыннан жыеп алынган мэгълумат нигезендэ, 1 сыердан сот саву буенча беренче урында КФХ Сэлэхиев Рафик Мансур улы тора, ул 1 сыердан 11 айга 7580 кг сот савып алган, икенче урында КФХ Садикова Голшат Мэгсум кызы, анын 1 сыердан сауган соте 7367 кг, оченче урында КФХ Шакиржанова Ландыш Ростэм кызы, 1 сыердан савылган соте 7015 килограммны тэшкил итэ . Район буенча бу курсэткеч 4519 кг.
2015 елның 3 декабрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре, Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, районыбызның үзәк ял паркында балалар белән берлектә “Күңелле стартлар” үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен үстерү, физик күнегүләргә кызыксыну уяту, коллективизм, дуслык,үзара ярдәмләшү хисләре булдыру.
2015 елның 3 декабрь көнне район мәдәният йортында “Көчле рухлылар” дип аталган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә катнашучылар өчен күп кенэ чаралар оештырылган иде. Алар:
Ә гаиләгә һәм балаларгасоциаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре
мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен “Чунга-чанга утравына сәяхәт” исеме астында занятие үткәрде.
Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.
2 декабрь көнне район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары йомгаклау сочинениясен яздылар. Анда барлыгы 88 укучы катнашты. Шуның 85 сочинение, 3 се изложение язды.
30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр ОБЖ, җәмгыять белеме, химия, география фәннәреннән олимпиаданың район туры үтте.
Балалар иҗат үзәгенең «Бәйләү иле» һәм “Адым артыннан адым” түгәрәкләрендә ел саен инвалидлар декадасын үткәрү гадәткә кертелде. Өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә, түгәрәккә йөрүче укучылар инвалидларга хат- таяныч "Ал конверт" дип исемләнгән бик матур хәйрия акциясе тормышка ашырылды.
4 декабрь көнне балалар иҗат үзәгендә Татарстан Варислары берлегенә багышланган слёт булып узды. Бу чарада район балалар оешмаларыннан 15 актив укучы катнашты. Кунак булып республика мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Елена Геннадьевна Калашникова катнашты. Уздырылган слёт барлык катнашучыларга да ошады.
2 декабрь көнне Балалар иҗат үзәгендә “Өстәмә белем бирүнең нәтиҗәлелеге” дип исемләнгән чираттагы методик утырыш булып узды.
Рушания Ринат кызы “2015-2020 елларга ниятләнгән Татарстан Республикасында талантлы балаларны үстерү” дип исемләнгән Дәүләт программасы белән таныштырып узды. Һәм шулай ук “Талантны ачу тармагында Республика премиясе” дип аталган положенияне яңгыратты.
3 нче декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хузиахметова З.Г. “ Каенкай” ясле-бакчасында тәрбияләнүче балаларга “ Тукай әкиятләре буйлап сәяхәткә” дигән исем белән балалар иртәсе үткәрде. Бу чарада 2 нче сыйныф укучылары да катнаштылар. Алар әкиятләр укыдылар. Балаларга укылган әкиятләр ошады.
3 декабрь көнне “Билгесез Солдат көне” билгеләнеп үтелә. Шул көн уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Синең исемең билгесез, батырлыгың үлемсез” исемле патриотик дәрес үткәрелде. Китапханәче Мухаметшина Г.И. патриотик дәресне: “Әгәр дә һәрбер “Хәтер китабының” бит-ләрен ачып укысак, анда Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар фамилияләре янында “хәбәрсез югалган” дигән сүзләр дә бар, дип башлап җибәрде. Укучыларны шушы вакыйгаларга багышланган мәгълүмәтләр белән таныштырды. Чара әңгәмә рәвешендә узды.