2015 елның 3 декабрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре, Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, районыбызның үзәк ял паркында балалар белән берлектә “Күңелле стартлар” үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен үстерү, физик күнегүләргә кызыксыну уяту, коллективизм, дуслык,үзара ярдәмләшү хисләре булдыру.