ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

2 нче декабрь инвалидлар декадасы уңаеннан, Баландыш авыл китапханәчесе, мәдәният йорты директоры һәм ветераннар Советы рәисе берлектә, авылдашыбыз, 1 нче группа инвалид Тимербаев Хәмит абыйның хәлен белеп аларның өйләрендә  булдык. Аңа кучтәнәчләр, яңа китаплар - журналлар илттек, изге теләкләр теләдек.

29 ноябрь  көнне Максабаш авылы китапханәсендә “Әниләрнен йөрәк җылысы” дип  аталган кичә үткәрелде. Кичәгә күп балалы әниләр чакырылды. Бәйрәм бик күнелле узды һәм чәй эчү белән тәмамланды.

29 ноябрь көнне илебез  Әниләр көнен билгеләп  уза.  Шушы  уӊайдан  28 ноябрь көнне  Иске Җөри  авылы  китапханәсенә  иӊ күп китап укучы әниләребез  чакырылды. Китапханәче Гильмутдинова Р. әниләрне  бәйрәм белән котлады, аларныӊ һәрберсенә календарь  бүләк  итте. Әниләребез «Тормышта хатын-кызныӊ роле» исеме астында әӊгәмә үткәрделәр. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.

Ике елдан бирле башлангыч сыйныф укучыларына “Мәдәни көндәлек” бирелә башлады.  Укучылар бу көндәлеккә  үзләре булган мәдәни урыннарны теркиләр, фотосүрәтләргә төшәләр.  Олы Мәтәскә авылында урнашкан Фатих Хөсни музеенда да укучылар өзелеп тормыйлар. 28 ноябрь көнне китапханәче Теләчедән килгән укучыны музей экспонатлары белән таныштырды.

Казаклар авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә “Әниләр көне” уңаеннан   кичә үткәрелде. Бу кичәгә иң күп китап укучы әниләр чакырылды. Әниләрне бәйрәм белән китапханәче Альбина Рахматуллина  котлады. Балалар әниләр хөрмәтенә үзләренең матур җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан  “Ана назы җирдә мәңгелек” дигән  темага оештырылган күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Кичәбез ахырында  халкыбызның милли ризыклары белән бергәләп чәй эчтек.

27 ноябрь  көнне Айдар авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә  “Галәмнәрнең иң зур байлыгыннан өстен тора әни назлары” исемле тематик кичә уздырылды. Кичәбез кунаклары бөтен конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Алар өчен әниләр турындагы мәкаль һәм җыр конкурслары, викторина әзерләнде. Әниләр шулай ук китап һәм журналлар белән дә таныштылар. Аларга «Син шуны һичкайчан онытма, дөньяны әниләр йөрәге җылыта» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.

      27 ноябрь көнне Әниләр көне уңаеннан Казакар авыл клубында  клубына  иң актив катнашучы Әнилэр чакырылды, аларны бәйрәм белән котланды, укучылар алар хөрмәтенә үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Кичәбез чәй табыны артында дәвам итте.

    28 ноябрь көнне Әниләр көне уңаеннан Олы Тиләҗе башлангыч мәктәп белән берлектә "Иң кадерле кешем җирдэ- әнием" дигән темага музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә күп балалы әниләр дә чакырылган иде. Кичәдә әниләр-әбиләр турында җырлар, шигырьләр янгырады. Әниләр балалары белән горурланып утырдылар. Бәйрәмнән бик канәгать булып өйләренә таралыштылар.

Иске Җөри авылы  мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан   Чулпан Юсупова концерты булып узды.

  28 ноябрь көнне Субаш авылы клубында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Әнкәй сина мең рәхмәт» дип исемләнгән концерт булып узды. Концертта «Нардуган» керәшен халык ансамбле, авыл үзэшчәннәре чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International