Бөтенроссия Әниләр көне уңаеннан Алан авылы җирлеге мәдәният хезмәткәрләре берләшеп «Әнкәйләргә мәдхия» дип исемләнгән концерт тамаша әзерләделәр. Әлеге концертта һәр авылдан үзэшчәннәр катнашты. Һәр авылда чыгыш ясаганда Алан авылы җирлеге башлыгы Хазиев Әхмәт Габделгазиз улы сәхнәдән барлык әниләрне әлеге бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен теләде. Үткәрелгән бәйрәм чарасын һәр авылда да халык җылы кабул итте, сәхнәгә менеп, үзэшчәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
29 ноябрь Олы Мәтәскә мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан Р.Җиһаншинаның "Сөйдергеч бөтие" дип исемләнгән комедиясе сәхнәгә куелды. Тамашачыларга спектакль бик ошады, алар узешчәннәрне алкышларга күмделәр. Ахырдан күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.
Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты һәм Арча күпфункцияле мәдәният үзәге үзешчән үзешчәннәре 27 ноябрь көнне Арча мәдәни үзәгендә, 28 ноябрь көнне Ю.Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында “Әниләр көне” уңаеннан “Әнкәйләребез - кадерлеләребез” исемле берләштерелгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Мәдәният йортларында тамашачылар артистларның чыгышын яратып кабул иттелэр.
28 нче ноябрь көнне Урта Мишә авыл клубында,китапханәче белән берлектә, “Илгә матурлык җиргә батырлыкны, сез бирәсез газиз Әниләр”-дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Әниләр арасында “Башваткыч” уены үткәрелде.Китапханәдә "Ана - бөек исем"-дигән китап күргәзмәсе куелды.
28 ноябрь көнне Баландыш мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Сабырлыкка Сезнең сокланырлык, Рәхмәт Сезгә гүзәл әниләр” - дип исемләнгән бәйрәм кичәсе – башваткыч уены уздырылды. Уенда күп балалы әниләр - Саруханян Гөлназ, Шарипова Лилия һәм Тимербаева Гөлфинәләр катнашты. Уен җыр- биюләр белән үрелеп барылды.
Кичә ахырында уенда катнашучы әниләргә бүләкләр тапшырылды һәм бәйрәм 80 нче еллар дискотекасы белән дәвам итте.
28 ноября Большекибякозинском сельском доме культуры состоялся концерт Илназа Минвалиева и его друзей под названием “Ярдәмләшеп яшик...” .
27 ноябрь көнне Айдар мәдәният йортында китапханә белән берлектә уздырылучы газиз аналарга багышланган “Мәңге яшәгез сез- әниләр! “- дип исемләнгән кичәдә терлекчелек өлкәсендә зур тырышлык куйган савымчыларыбыз катнашты. Хөрмәт йөзеннән, авыр эшләрендә түземлек теләп моңлы җырларыбызны җиткереп бәйрәм кәефе бүләк ителде. Савымчы кызлар, апа- әниләребез дәртле көйләргә кушылып яшьлек елларына “йөгереп кенә" булса да барып кайттылар.
2015 елнын 3 декаберендә Инвалидлар декадасы уңаеннан Район мәдәният йортында «Кайсыгызның кулы җылы – бәйлисе бар йөрәкне» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт уздырылды. Үзэшчән сәнгать осталары чыгышы белән үрелеп барган бу бәйрәмдә талантлы инвалид балалар һәм өлкәннәр дә актив катнашты. Аларның барысында Кыш бабай, Кар кызы киләсе Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады.
1 декабрь көнне район мэдэният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәне мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С. Иксанов уздырды. Кинэшмэдэ шулай ук Телэче муниципаль районы Башкарма комитетынын юридик булеге житэкчесе Емельнов Юрий Иванович та катнашты. Киңәшмәдә мәдәният йортларында уздырылачак дискотекалар, «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дип исемләнгән концерт программасынын дәвам итүе, янгын куркынычсызлыгы, еллык отчетлар турында сөйләшүләр узды.
29 ноябрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексында "Татар моңы" Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты булып узды. Фестивальнең нәтиҗәләре буенча Ранис Гатауллин (җитәкчесе Әлфия Поташова) 3 дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булды.