Бөтенроссия Әниләр көне уңаеннан Алан авылы җирлеге мәдәният хезмәткәрләре берләшеп «Әнкәйләргә мәдхия» дип исемләнгән концерт тамаша әзерләделәр. Әлеге концертта һәр авылдан үзэшчәннәр катнашты. Һәр авылда чыгыш ясаганда Алан авылы җирлеге башлыгы Хазиев Әхмәт Габделгазиз улы сәхнәдән барлык әниләрне әлеге бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен теләде. Үткәрелгән бәйрәм чарасын һәр авылда да халык җылы кабул итте, сәхнәгә менеп, үзэшчәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.