ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

     28  ноябрь көнне район   мәдәният йортында  район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сердәш» халык театры коллективы Аяз Гыйләҗевның «Яра» повесте буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакле белән чыгыш ясадылар.

     3 нче декабрь көнне, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле булганнар өчен зур бәйрәм чарасы булып узды. Анда килгән балалар безнең китапханәдә дә булдылар. Әлеге акцияне без “Чын йөрәктән” дип атадык. Биредә алар төрле әдәбият белән кызыксындылар. Күбесе китап укучы буларак язылды. Үз чиратыбызда без аларга китаплар бүләк иттек. Балалар бик канәгать калдылар һәм мөмкинлек булган саен китапханәгә килеп йөрергә сүз бирделәр. 

3 нче декабрь көнне, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Теләче  җирлекара китапханәсе физик мөмкинлекләре чикләнгән китап сөючеләр өчен “Чын йөрәктән” дип аталган чара уздырды. Биредә кунакларга яңа китаплар тәкдим ителде, әлеге чара чәй өстәле артында дәвам итте. Балаларга бәйрәм пакетлары һәм китаплар бүләк ителде. Балалар бик канәгать калдылар һәм мөмкинлек булган саен китапханәгә килеп йөрергә сүз бирделәр.

2015 елның  3-4 декабь көннәрендә Биектаурайонында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында бадминтон ярышлары булып узды.   Теләче районы командасы 2 урынны яулады.  1 урында – Биектау, 3 урында- Актаныш районы командалары.

3нче декабрь көнне Балалар иҗат үзәгендә Балалар оешмалары слеты узды. Бу слетта Олы Мишә урта мәктәбе педагог-оештыручы Шарифуллина Г.Г. җитәкчелегендә Мингазова Д. катнашты. Слетның максаты булып балалар оешмалары эшчәнлеген үстерү тора. Слетта

“Татарстан варислары берлеге” уставы расланды, РСДО  СНТ юнәлешләре буенча фикерләр алышынды, республика күләмендә узачак слетка делегатлар сайланды. Теләче районы  Балалар оешмасы советы председателе итеп Мингазова Д.Т. сайланды.

Спорт – сәламәтлек чыганагы, дигән безнең бабайлар. Укучыларыбыз  спорт уеннарын бик яраталар. Олы Мишә урта мәктәбендә  тәнәфесләр бик күңелле үтә.    Тәнәфес вакытында спортзалда балалар тавышы тынып тормый: алар волейбол, баскетбол , футбол,   теннис уеннарын яратып уйныйлар. Кичә  укучылар районда үтүче баскетбол ярышында  катнаштылар.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә, бу атнада математика атналыгы булып үтте.Түбән класс  укучылары судоку, ребуслар чишсәләр,югары класслар  ЕГЭ,ГИА эшләре эшләп көч сынаштылар. Һәр класс укучылары математик рәсемнәр конкурсында бик теләп катнаштылар. Югары класслар өчен кичә оештырылды.Соңыннан нәтиҗә ясалып урыннар бирелде. 1 урынны 10 класс укучылары алды. Котлыйбыз!

3 нче декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хузиахметова З.Г. “ Каенкай” ясле-бакчасында тәрбияләнүче балаларга “ Тукай әкиятләре буйлап сәяхәткә” дигән исем белән  балалар иртәсе үткәрде. Бу чарада 2 нче сыйныф укучылары да катнаштылар. Алар  әкиятләр укыдылар. Балаларга укылган әкиятләр ошады.

Шул көн уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Синең исемең билгесез, батырлыгың үлемсез” исемле патриотик дәрес үткәрелде. Билгесез солдат көне – яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында  баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Китапханәче Мухаметшина Г.И. патриотик дәресне: “Әгәр дә һәрбер “Хәтер китабының” бит-ләрен ачып укысак, анда Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар фамилияләре янында “хәбәрсез югалган” дигән сүзләр дә бар, дип башлап җибәрде. Укучыларны шушы вакыйгаларга багышланган мәгълүмәтләр белән таныштырды. Чара әңгәмә рәвешендә узды.

Бәйрәмдә  катнашучылар өчен күп кенэ чаралар оештырылган иде. Алар:

  • район оешмалары специалистлары катнашында “Түгәрәк өстәл”;
  • кул эшләре күргәзмәсе;
  • мөмкинлеге чикләнгән балалар ясаган  рәсемнәрдән конкурс;
  • мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм өлкәннәр чыгышы.

Ә гаиләгә һәм балаларгасоциаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре

мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен “Чунга-чанга утравына сәяхәт” исеме астында занятие үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International