ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

В связи с проведением технологических работ ФНС России сообщает, что ответы на запросы с 04.12.2015г. о предоставлении справки о состоянии расчетов по налогам, сборам, пеням, штрафам, процентам; акта совместной сверки расчетов по налогам, сборам, пеням и штрафам в части имущественных налогов физических лиц (налог на имущество, налог на землю, транспортный налог физических лиц) предоставляться не будут.

О возобновлении работы в полнофункциональном режиме будет сообщено дополнительно в течение декабря 2015 года.


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2 нче декабрь көнне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы игълан иткән ике конкурс җиңүчеләрен котлау чарасы узды.

Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр темасын яктырту буенча «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге журналистлары Алсу Җиһаншина «Иң яхшы радиосюжет» номинациясендә,  Рәфилә Шәмсетдинова «Иң яхшы мәкалә» номинациясендә  республика конкурсында җиңүгә иреште. Гомумән алганда, республикакүләм  конкурста 500ләп эш кабул ителгән. Афәрин!

 

3 декабрь  көнне Теләче мәктәбе базасында 1998 нче елгы һәм яшьрәк кызлар арасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты кысаларында баскетбол буенча 2015-2016 уку елы сезонында муниципаль этап ярышлары булып узды. Ярышларда районның Алан, Олы Мишә, Олы Нырсы, Иске Җөри, Теләче һәм Үзәк мәктәбе командалары катнашты

"Адым саен адым" башлангыч техник модельләштерү түгәрәгендә Инвалидлар көненә багышлап,  традицион "Ал конверт"  акциясе үтте.Укучылар  өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә инвалид балаларга хатлар яздылар.

 Кичә, 2 декабрь көнне, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасы яздылар. Язма эш 3 сәгать 55 минут дәвамында башкарылды. Ул 10 сәгатьтә башланып китте. Инша язу укучыларның дөньяга карашы һәм фикерли алу осталыкларын тикшерү өчен кирәк. Укучыларыбыз иншага ныклап әзерләнде. Алар бу сынауны уңышлы гына эшләп чыктылар.

 Бүген, 3 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан район мәдәният йортында традицион «Шәфкатьлелек акция»се үткәрелде. Шушы чарага килгән кешеләр социаль тармакта эшләүче җитәкчеләр белән очраштылар, борчыган сорауларын җиткерделәр,алар өчен ял концертын күрсәтү дә оештырылган иде. Бу шәфкатьлелек концертында Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар да катнашты ,килгән кешеләрне үзләренең күңелле җырлары һәм шаян биюләре белән сөендерделәр.

Биредә кунакларга яңа китаплар тәкдим ителде, әлеге чара чәй өстәле артында дәвам итте. Балаларга бәйрәм пакетлары һәм китаплар бүләк ителде. Балалар бик канәгать калдылар һәм мөмкинлек булган саен китапханәгә килеп йөрергә сүз бирделәр. 

Кичәгә тумыштан  сәламәтлекләре чикләнгән авылдашларыбыз чакырылды. Алар алдында укучыларыбыз концерт прораммасы белән чыгыш ясадылар. Матур  җырлар җырладылар,үз куллары белән ясаган открыткаларны бүләк иттеләр.

Республика  фән олимпиадаларының  геология буенча муниципаль турының нәтиҗәләре билгеле булды.  Геология фәненнән Мустафин     Булат призер урынын алды , Мөхәммәгалиев Булат җиңү яулады. Олимпиадаларга укучыларны география укытучысы Э.Р. Казакова  әзерләде. Җиңүчеләрне  котлыйбыз!

Үзэшчән сәнгать осталары чыгышы белән үрелеп барган бу бәйрәмдә талантлы инвалид балалар һәм өлкәннәр дә актив катнашты. Аларның барысында Кыш бабай, Кар кызы киләсе Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International