Кичә, 2 декабрь көнне, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасы яздылар. Язма эш 3 сәгать 55 минут дәвамында башкарылды. Ул 10 сәгатьтә башланып китте. Инша язу укучыларның дөньяга карашы һәм фикерли алу осталыкларын тикшерү өчен кирәк. Укучыларыбыз иншага ныклап әзерләнде. Алар бу сынауны уңышлы гына эшләп чыктылар.