Шәфкатьлелек акциясе.

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

 Бүген, 3 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан район мәдәният йортында традицион «Шәфкатьлелек акция»се үткәрелде. Шушы чарага килгән кешеләр социаль тармакта эшләүче җитәкчеләр белән очраштылар, борчыган сорауларын җиткерделәр,алар өчен ял концертын күрсәтү дә оештырылган иде. Бу шәфкатьлелек концертында Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар да катнашты ,килгән кешеләрне үзләренең күңелле җырлары һәм шаян биюләре белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International