27 ноябрь көнне Айдар мәдәният йортында китапханә белән берлектә уздырылучы газиз аналарга багышланган “Мәңге яшәгез сез- әниләр! “- дип исемләнгән кичәдә терлекчелек өлкәсендә зур тырышлык куйган савымчыларыбыз катнашты. Хөрмәт йөзеннән, авыр эшләрендә түземлек теләп моңлы җырларыбызны җиткереп бәйрәм кәефе бүләк ителде. Савымчы кызлар, апа- әниләребез дәртле көйләргә кушылып яшьлек елларына “йөгереп кенә" булса да барып кайттылар.