1 декабрь көнне район мэдэният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәне мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С. Иксанов уздырды. Кинэшмэдэ шулай ук Телэче муниципаль районы Башкарма комитетынын юридик булеге житэкчесе Емельнов Юрий Иванович та катнашты. Киңәшмәдә мәдәният йортларында уздырылачак дискотекалар, «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дип исемләнгән концерт программасынын дәвам итүе, янгын куркынычсызлыгы, еллык отчетлар турында сөйләшүләр узды.