Ике елдан бирле башлангыч сыйныф укучыларына “Мәдәни көндәлек” бирелә башлады. Укучылар бу көндәлеккә үзләре булган мәдәни урыннарны теркиләр, фотосүрәтләргә төшәләр. Олы Мәтәскә авылында урнашкан Фатих Хөсни музеенда да укучылар өзелеп тормыйлар. 28 ноябрь көнне китапханәче Теләчедән килгән укучыны музей экспонатлары белән таныштырды.