27 ноябрь көнне Айдар авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә “Галәмнәрнең иң зур байлыгыннан өстен тора әни назлары” исемле тематик кичә уздырылды. Кичәбез кунаклары бөтен конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Алар өчен әниләр турындагы мәкаль һәм җыр конкурслары, викторина әзерләнде. Әниләр шулай ук китап һәм журналлар белән дә таныштылар. Аларга «Син шуны һичкайчан онытма, дөньяны әниләр йөрәге җылыта» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.