“Өстәмә белем бирүнең нәтиҗәлелеге”

2015 елның 4 декабре, җомга

2 декабрь көнне Балалар иҗат үзәгендә “Өстәмә белем бирүнең нәтиҗәлелеге” дип исемләнгән чираттагы методик утырыш булып узды.

  1. Беренче көн тәртибендә Балалар  иҗат үзәге методисты Гараева

Рушания Ринат кызы “2015-2020 елларга ниятләнгән Татарстан Республикасында талантлы балаларны үстерү” дип исемләнгән Дәүләт программасы белән таныштырып узды. Һәм шулай ук “Талантны ачу тармагында Республика премиясе” дип аталган положенияне яңгыратты.

  1. “Талантлы балаларны үстерү методлары” темасына өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Заһид кызы сөйләде.
  2. Галимзянова Фәния Габдехак кызы “Әйбәт әйдаманнарның яхшы яклары” дип исемләнгән темага доклад ясады.
  3. Алга таба Әйдаманнар олимпиадасының кейс мәсәләләрен чигү булды.
  4. Нигматзянова Ландыш Илсур кызы өстәмә белем бирү тармагында педагогик технолгияләр, методлар һәм принөиплар белән таныштырып узды.
  5. Төрлесеннән дип исемләнгән көн тэртибендә көнүзәк мәсәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International