Инвалид балалар белән эшләү Балалар иҗат үзәгендә системалы рәвештә алып барыла. Инвалид балаларны конкурсларда катнаштыру, аларга шефлык итү, бәйрәм кичәләренә чакыру Балар иҗат үзәгенең планына кертелгән. Ел дәвамында өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габдулхак кызы Якупов Айрат өчен "Тылсым иле” тугәрәге уздыра. Айрат әхлак һәм әдәплелек тәртипләре белән генә танышып калмыйча, һәр бәйрәмгә бисердән бүләкләр ясау белән мәшгуль.