Субаш башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Россия hәм чит ил укучылары өчен татар теленнән халыкара олимпиадада катнаштылар. Аны «ТатарТеле. ИНФО» порталы оештырды. Олимпиада онлайн тестлар рәвешендә үткәрелде. Перибийнос А, Побединский Д. сертификат һәм дипломга ия булдылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!