3 декабрьдә Балалар оешмасының район слёты булды. Слетта “Татарстан варислары берлеге” уставы расланды, РСДО СНТ юнәлешләре буенча фикерләр алышынды, республика күләмендә узачак слетка делегатлар сайланды. Теләче районы балалар оешмасы советы председателенең ярдәмчесе итеп безнең мәктәптән Шакирова А. Р. сайланды. Ул Республика күләмендә узачак балалар оешмасы слётына делегат булып барачак.