Республика шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Районыбыз хуҗалыклары да Казан шәһәренең К.Тинчурин урамында урнашкан мәйданда ярминкәләрдә актив катнашып бара. Ярминкәләрдә актив катнашкан хуҗалыклар Нирус, Игенче, Алан, Агролак, Сэт иле-Телэче филиалы, ИП Сабирзянов Н., авыл җирлекләре.
5 декабрь көнне уздырылган ярминкәдә шәһәр халкына 2 тоннага якын ит, 2 тоннага якын бәрәнге, 3 тоннага якын сөт, бал, май, кәбестә, кишер, чөгендер, тирес һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе тагъдим ителде.