Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы ФГОС буенча база мәйданчыгы санала. Бердәм дәүләт стандартлары кертелү белән,безнең балалар бакчасына ЛЕГО – конструкторлар кайтарылды . Конструкторлар группаларда һәрчак булган, ләкин аларны вак моториканы үстерү буенча кулланганнар. ФГОС керү белән әлеге таләпләр үзгәрде. Шул максатлардан, база мәйданчыкларындагы педагоглар катнашында, 23 ноябрьдән 5 декабрь аралыгында Казан педагогик көллиятендә “Конструкция һәм робот техниканың нигезләре” дигән темага курслар узды. Безнең балалар бакчасыннан укуларда тәрбияче Мухаметзянова М.Е булып кайтты. Биредә 10 көн дәвамында балаларның танып-белү үсешен кызыклы итеп оештыру, мәгълүмат агымында баланың ориентлашуы буенча белемнәрен күтәрү өстендә эш алып барылды.
Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемендәге балалар ЛЕГО-конструкторлар белән бик кызыксыналар, алар төрле корылмалар, техникалар төзиләр. Шуның белән әйләнә-тирә турында яңа мәгълүм алалар.