9 нчы декабрь көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Книги и спорт – движение вперед!” дигән темага китаплар уку һәм алар буенча фикер алышу үткәрелде. Әлеге чараның максаты, бүгенге көндә бик актуаль булган физик культура һәм спортка карата укучыларда уңай мөнәсәбәт формалаштыру иде. Безнең хезмәткәрләр балаларны китапханәдә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында булган мәгълүмат чыганаклары белән таныштырдылар.
Балаларның һәм яшүсмерләрнең регуляр рәвештә файдалы әдәбият укуы һәм көндәлек режимны саклавы, аларның сәламәтлекләрен ныгытырга һәм яхшыртырга ярдәм итәр, шулай ук уку һәм тәрбия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырыр дип ышанабыз.