Барлык район хужалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр. Бугенге кондэ, район буенча техника ремонты: тракторлар-44%, чэчкечлэр-51%, культиваторлар-46% хэм тырмалар-93% тэшкил итэ. ООО «Агролак» хэм ООО «Игенче» хужалыклары тырма, тагылма агрегатларын хэм культиваторларны, ООО «Тукаш», ООО «Нирус» хужалыклары тырма хэм тагылма агрегатларын, хэм шулай ук ООО «Алан» хужалыгы тырма, тагылма агрегатларын хэм чэчкечлэрне 100% ремонтлап бетерделэр.
Район хужалыкларына техниканы 2016 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен 49 млн. сумга якын чыгым тоту талэп ителэчэк, 9,8 млн. сумлык запас частьлэр сатып алынган.
Районда барысы 14 ремонтлау остаханәсе, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү өчен 13 пункт бар, 20га якын ремонтлау звеносы эшли.Урыннарда төп бурыч – алардан нәтиҗәле файдалану һәм тиешле шартлар тудыру.