9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

Әлеге дата 2004 елдан башлап, Берләшкән Милләтләр оешмасы башлангычы белән үткәрелә. Шушы дата уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә тематик сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, гомуммәктәп  линейкалары үткәрелде. Район үзәк китапханәсендә коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктыркан күргәзмә оештырылды. Иске Җөри , Олы Мишә, Теләче урта мәктәпләрендә узган сыйныф сәгатьләрендә муниципаль район башлыгының аппарат җитәкчесе Илдар Мөбинов, район прокуроры урынбасары Рамил Зиннатуллин, прокурор ярдәмчесе Илнур Мөхәммәтҗанов, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Чулпан Шиһабетдинова, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмагыйль Фәләхиев, Олы Мәтәскә мәчете имамы Илнур Файзуллин, Башкарма комитетының юридик булеге җитәкчесе Юрий Емельяновлар  катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International