Татар поэзиясе классигы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Хәсән Туфаннның тууына 115 ел һәм Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәгъдиевның тууына 85 ел тулу уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсендә олуг әдипләребезнең китапларыннан төзелгән күргәзмә оештырылды.