Олы Мәтәскә мәдәният йортында Валиуллин Алмаз Миннәхмәт улын һәм Шәвәлиев Илназ Мөбәрәкҗан улын армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Бу кичәдә егетләрнең әти-әниләре, дуслары, туганнары да катнаштылар. Алар егетләргә үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләделәр.