Үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан бүген 10.12.2015 көнне безнең баллалар бакчасында махсус янгынга каршы эвакуация булып узды .

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан бүген 10.12.2015 көнне безнең баллалар бакчасында махсус янгынга каршы эвакуация булып узды . Эвакуациядә янгынга каршы көрәшү инспекторлары катнашты.  Алар балалар бакчасында эшләүчеләрнең янгынга каршы практик белемнәрен яхшы дип санадылар.
Ахырдан балаларга янгынга каршы көрәш  инспекторлары, янгын чыккан очракта үзләрен ничек тотарга, аны булдырмау өчен ни эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр, телефон номерларын кабатлап үттеләр. Янгын чыгу очракларының сәбәпләрен анлату; ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне ныгыту; янгын вакытында үзенне ничек тотарга кирәклеген өйрәтү, балалар бакчасында даими рәвештә узып тора. Вакытлар үтү белән янгын куркынычсызлыгы турында белгәннәре балаларның хәтерендә бәлки калмас та, ә менә янгын сүндерүчеләргә ышану, 01-112 телефоны хәтерләренә гомергә сеңеп калыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International