Шармыш авыл китапханәсендә балалар язучысы Н.Н.Носовның «Приключения Незнайки и его друзей» әсәре буенча “Белмәмеш бенефисы” дигән чара узды.

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Шармыш авыл китапханәсендә балалар язучысы Н.Н.Носовның «Приключения Незнайки и его друзей» әсәре буенча “Белмәмеш бенефисы” дигән чара узды. Әлеге чараның максаты  - әсәргә анализ ясау, балаларның китап укуларын камилләштерү, әдәби укуга кызыксыну уяту. Чара барышында Н.Н.Носов китапларыннан төзелгән күргәзмә, презентация һәм башка әсбаплар кулланылды. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр. Белмәмеш биргән сорауларга балалар төгәл җаваплар бирделәр, үзләре өчен дә күп мәгълүматлар алдылар, ахырда әкият геройлары буенча рәсемнәр ясадылар. Чара ахырында һәр балага бүләкләр тапшырылды.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International