2007 елдан башлап 9 декабрь ил батырларын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Яу кырында безнең киләчәгебезнең иминлеге өчен үзләрен аямаган каһарманнарны искә алу белән беррәттән, тыныч тормышта да батырлыклар кылган ватандашларыбызны истә тоту, аларны олылау безнең бурыч. Чөнки батырлык эшләргә һәркем дә сәләтле түгел. Аның өчен батыр йөрәкле булып туарга кирәктер мөгаен. Батырларыбызга мәҗгелек дан!
Әлеге уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә районыбызның батыр кешеләренә багышланган күргәзмә оештырылды.